news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рафис Борһанов кандидатурасын Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнүне бертавыштан хуплады.

Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рафис Борһановны вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы указны имзалады.

“Рафис Тимерхан улы Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә”, диелгән документ текстында.

Алдан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34нче утырышында әлеге кандидатураны депутатлар Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына бертавыштан хуплаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100