Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов UBC Group җитәкчесе Игорь Гуменный белән очрашты
Яклар республика территориясендә коммерциячел суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү мәсьәләләре турында фикер алышты.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Игорь Гуменный җитәкчелегендәге UBC Group компаниясе вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.

Яклар республика территориясендә коммерциячел суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртеп үтик, “Татспиртпром” компаниясе Татарстан Республикасында UBC Group компаниясенең стратегик партнеры булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз