news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры белән очрашты

Министр фикеренчә, Татарстан һәм Төркия урман хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибә уртаклаша ала

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу белән очрашты. “Алабуга” МИЗда “Кастамону Энтегре” компаниясенең агач эшкәртү заводы ачылыр алдыннан узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.

Министрны һәм төркия делегациясен сәламләп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге төрек халкы белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен югары бәяли һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирә.

«Кастамону Энтегре» компаниясе заводын ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу - Татарстан-Төркия уртак проектларының агач эшкәртү өлкәсендә беренчесе. «Россия базарында бик тә кирәкле продукция җитештерүгә зур инвестицияләр кертелгән, - дип белдерде ТР Президенты. - «Кастамону» компаниясе эш урыннары булдырды, урман хуҗалыгы тармагы үсешенә ярдәм итте».

«Безнең бурыч – әлеге проектны киңәйтү. Без, бу проект уңышлы булсын өчен, бөтен яктан ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Давутоглу сәламләрен тапшырды.

Министр фикеренчә, Татарстан һәм Төркия урман хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклаша ала. Ул шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100