Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашырга Әнкарага килде
Анда тарихка кереп калачак тантана уздырыла
(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарага, Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен, килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны Әнкара провинциясе губернаторы урынбасары Хәйреттдин Балджиоглу каршы алды.
ТР Президенты матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов Төркиядә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында тарихи тантанада катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз