Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстанда яшәүче татарлар белән очраша.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Президенты киңәшчесе Ягшыгелди Какаев һәм Россиянең Төрекмәнстандагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Сергей Насиновский каршы алды. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Төркмәнстанга шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, “КЭР-Холдинг” ҖЧҖ генераль директоры Хәмис Махянов һәм башкалар килде.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстанда яшәүче татарлар белән очраша. Иртәгә, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов чакыруы буенча, мәртәбәле кунак буларак, Рөстәм Миңнеханов Ахалтекин чабыш аты көнендә катнашачак.
Чара кысаларында Төркмәнстанның халык хуҗалыгы һәм гамәли сәнгать казанышлары күргәзмәләре узачак. Бәйрәмдә профессиональ һәм халык иҗат коллективлары концерт номерлары тәкъдим итәчәк. Төрекмән атына багышланган ат чабышлары булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз