news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты

Яклар алга таба экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәттәшлеге турында сөйләште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Россия Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова катнашты.

Алешинның сәфәр максаты: Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә караган оешмаларның сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 2016 ел йомгаклары, шулай ук 2017 елга бурычларына багышланган Идел буе идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашу.

Яклар алга таба экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәттәшлеге һәм Татарстан предприятие һәм оешмаларының сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгын тәэмин итү, эре проектларны тормышка ашыру һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot