news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Павел Колобков белән очрашты

Очрашу Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында узды.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков белән очрашты. Очрашу Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшү 2017 елда Казанда үтәчәк футбол буенча Конфедерация Кубогы уеннарын үткәрүгә багышланды. Рөстәм Миңнеханов федераль министрга “Казан Арена” стадионы территориясендә алып барыла торган әзерлек эшләре торышы, күнегүләр уздыру мәйданнары һәм башка инфраструктураның тәртипкә салынуы турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Павел Колобков шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең  киңәйтелгән утырышында да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100