news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге өчен “Дуслык” ордены белән бүләкләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендәге хезмәттәшлек, шулай ук төбәктә ветеринария контролен тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Республика Президенты Сергей Данквертка "Дуслык" ордены тапшырды. Бу бүләк Россельхознадзор башлыгына “республика белән тыгыз хезмәттәшлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән өлеше” өчен бирелде.

Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстанның төп дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot