news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

Татарстан Президенты ялда вакытта әлеге вазифаны ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте
Рамиль Гали

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул хактагы боерык 2019 елның 22 мартында имзаланган.

Президентның кыска вакытлы ялы 2019 елның 25 мартыннан 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, Татарстан Президенты ялда вакытта әлеге вазифаны ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot