news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропромпаркында ярминкә мәйданында булды

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрендә йөреп, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, бәяләр, ассортимент белән танышты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанда көзге ярминкәләрнең соңгысы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар карады.

Агропромпаркта Мамадыш, Арча, Балтач һәм Апас районнары җитештерүчеләре продукциясе мул итеп куелган иде. Аерым алганда, биредә яшелчә, ит, балык, бал, май, йомырка, он һәм башка күп төрле товар алырга мөмкин булды.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрендә йөреп, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сәүдә барышы белән кызыксынды, бәяләр һәм ассортимент белән танышты, куелган продукциянең сыйфатын бәяләде.

Искәртеп үтәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел 10 сентябрьдә старт алып, һәр шимбәдә үтте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10 сентябрьдән 17 декабрьгә кадәр сәүдә мәйданнарына 900 млн сумлык товар китерелгән. Биредә ярминкә оештыруда һәм катнашуда Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Тукай һәм Сарман районнары иң активлардан булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек бүлеген үстерү бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков әйтүенчә, бүген Казан мәйданнарына 600дән артык машинада 41 млн сумлык товар китерелгән. «Бүгенге ярминкә аеруча бай, ахыргысы булганга товар күбрәк китерелде», – дип аңлатты ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100