news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде

Петропавловскида Татарстан Президенты Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнаша.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Петропавловскига килде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнаша.

Татарстан Президенты шулай ук берничә сәнәгать предприятиесендә, шул исәптән «Мунаймаш» акционерлык җәмгыятендә булачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм форумда катнашучылар Төньяк-Казахстан өлкәсенең сәнәгать потенциалы экспозициясе белән танышачак, шулай ук туризм күргәзмәсен караячак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot