Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәти сәфәр белән - Петрозаводскида
Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәтле арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмә имзалау планлаштырылган
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфре буенча Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскига килде. Петрозаводск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Карелия башлыгы Александр Худилайнен каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында (2014 елның 15-16 февраль көннәре) Татарстан Президенты “Петрозаводск дәүләт университеты” ФДБУның Югары биомедицина технологияләре институтында була, ИТ-парк эшчәнлеге белән таныша.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмә имзалау ниятләнгән.
Рөстәм Миңнехановның Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган иде.
Шулай ук кичә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар йомычка плитәләр җитештерү буенча “Калевала” ҖЧҖ агач эшкәртү компаниясе предприятиесендә булдылар.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз