news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Бүген иртә таңнан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килеп төште, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
 

Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре программасына«Хәят» холдингы вәкилләре белән, «Гебзе» сәнәгать зонасында, «ERG Insaat» компаниясендә, «Төркия авиалинияләр»ендә оештырылган эшлекле очрашулар кертелгән. Сәүдә-икътисадый үсеш преспективалары буенча фикер алышулар Төркия-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркиянең икътисад министры Ниһат Зәйбәкҗи белән очрашуда каралачак.

Көннең икенче яртысында Төркия Республикасы Президенты Сараенда Төркия Республикасы ПрезидентыРәҗап Тайип Эрдоган белән рәсми очрашу планлаштырылган. Эшлекле сәфәр программасы буенча Төркия Республикасы Премьер-министры Биналы Йылдырым белән, Төркия Республикасы Эчке эшләр министры Мәүлет Чавушоглу һәм Анкара шәһәре Мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар көтелә.


Рөстәм Миңнеханов Ататөрек мавзолеена кереп Төрек Республикасына нигез салучыга чәчәкләр салачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100