news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанында

Президентның эшлекле сәфәре берничә көнгә сузыла

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ").  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгеннән эш визиты белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә була. Аның 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәре кысаларында эшлекле даирә вәкилләре һәм ил җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.

Моннан тыш, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Согуд Гарәбстаны Короле Абдалла бән Әбдел Азиз чакыруы буенча, Татарстан Президентының изге урыннарга баруы да каралган.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot