Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарага килде
Республика башлыгы районның басу-кырлары белән танышты, җитәкчеләр белән очрашты, яңа төзелгән Кукмара балалар иҗат академиясендә булды.
(Кукмара, 8 сентябрь,, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарага килде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Президент иң элек вертолеттан районыбызның басу-кырлары белән танышты. Аны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән дә очрашып сөйләште, авыл хуҗалыгы продукцияләреннән әзерләнгән күргәзмәне карады.
Республика башлыгының эш визиты яңа төзелгән Кукмара балалар иҗат академиясендә дәвам итте.
- Без балаларыбызга белем генә түгел, ә һөнәр дә бирергә тиеш. Мондый үзәкләр республикада күп ачыла. Биредә сез дә бик күп төрле һөнәрләргә өйрәнәчәксез. Бу бина сезгә бик кирәк иде. Чын күңелемнән котлыйм, - дип, үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Иҗат академиясенең директоры Сергей Исаевка Президент 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз