Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш буенча Кабарда-Балкар Республикасына килде
Нальчикта Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында Килешү имзалануы көтелә
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасына эш сәфәре белән килде. Нальчик шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков каршы алды.
Нальчикта Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалануы планлаштырыла.
Сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров озата йөри, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Белешмә өчен.
Ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләрдә Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Килешү һәм ике төбәк Хөкүмәтләре арасында икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү нигез булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз