news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте

Татарстан Президенты ялда вакытта аның вазифаларын башкару Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 ноябрьдән чираттагы ялга китте. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә Татарстан Президенты чираттагы ялда вакытта аның вазифаларын башкару  Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошинга йөкләнә.

Отпуск 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чираттагы ял турында күрсәтмә (№353) 2018 елның 29 октябрендә имзаланган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100