news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булды

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенә кыска вакытлы эш сәфәре белән белән килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булды
tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенә кыска вакытлы эш сәфәре белән килде. Ул Халыкара инвестицион паркында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка бизнес-парк мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр, аның үсеш этаплары һәм перспективалары турында сөйләделәр. Шунда ук BIIP территориясендә урнашкан җитештерү компаниясе белән дә танышу булды.

  • Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркы (BIIP) – ул илнең Сәнәгать, сәүдә һәм туризм министрлыгы оештырган 247 гектар мәйданлы бизнес-парк. Парк Бәхрәйн халыкара аэропортыннан һәм Шәех Хәлифә диңгез портыннан ерак түгел урнашкан.
  • BIIP эшчәнлеге җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче экспорт юнәлешле компанияләрне халыкара базарда җәлеп итүгә юнәлдерелгән. BIIP җитештерү яки халыкара хезмәтләрне үстерергә теләгән җирле,төбәк һәм халыкара компанияләр өчен максатчан базар булып тора.

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашты. Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Халифәгә Россия-Бәхрәйн багланышлары кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибары һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100