Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы картингчыларны бүләкләде
Картинг белән шөгыльләнүче яшьләр үзләренә бик мөһим булган спорт рухы алалар, диде Президент.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның алдынгы картингчыларын бүләкли. Президент картинг ярышларының ябылу тантанасында катнаша.
Бүген "Форсаж" картинг үзәгендә Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" Кубокларына картинг ярышлары узды. Ярышларда 200дән артык картинг белән шөгыльләнүче яшүсмер катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм ел дәвамында барган картинг буенча ярышларга нәтиҗә ясау чарасы әлеге моментта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсендә үтә.
"Мин сезне котлый алуыма бик шат. Картинг - автомобиль спортының иң кирәкле, иң массакүләм һәм бөтен кеше дә шөгыльләнә алырлык спорт төре. Әгәр дә сез алга таба да картинг белән шөгыльләнергә телисез икән, картинг мәктәбе сезгә бик кирәк. Картингта алган күнекмәләр сезгә зур автомобиль спортына китмәсәгез дә кирәк булачак. Остазларга, картингка ярдәм итүче муниципалитетларга рәхмәт әйтәсем килә. 59 команда һәм картинг белән шөгыльләнүче якынча 2 мең кеше Республикада күпме ярышлар үтә икәнен күрсәттеләр. Картинг белән шөгыльләнүче яшьләр үзләренә бик мөһим булган спорт рухы алалар. Мин балаларга көнләшеп карыйм. Картинг - ул бик матур", - диде Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз