news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде

Татарстан һәм Чехия Республикаларыы Президентларының очрашуы көтелә

 (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ике көнлек эш сәфәре белән, Прага (Чехия Республикасы) шәһәренә килде.

Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.

Рөстәм Миңнехановның Чехиядә булу программасында төбәкнең эшлекле даирәләре белән сөйләшүләр уздыру, «Technology Innovation Transfer Chamber» һәм «INTEMAC» фәнни-тикшеренү үзәкләрендә булу, «TOS KURIM» производствосын карап чыгу каралган. Шулай ук кайбер рәсми затлар белән очрашу планлаштырылган, шулардан: Чехия Республикасы Парламенты депутатлары Палатасы Рәисе Ян Гамачек, Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек, Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы көтелә.

Татарстан Президентын бу сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары –  мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев һәм башка рәсми затлар озата йөри, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100