news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Прокуратураның нәтиҗәле эше кешеләрнең тормыш сыйфатында чагыла

Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокурорларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Татарстан Президенты: Прокуратураның нәтиҗәле эше кешеләрнең тормыш сыйфатында чагыла
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре көн саен башкара торган катлаулы һәм җаваплы эшчәнлек Татарстанда яшәүче һәркемнең тормыш сыйфатында чагылыш таба. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оешуның 297 еллыгына багышланган тантаналы чарада шулай диде.

«Бүген ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре законлылык, хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны үтәвен дәвам итә. Прокуратура коллективында югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Алар өчен бурыч, намус, гаделлек һәм батырлык кебек төшенчәләр буш сүзләр генә түгел», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Прокуратура хезмәткәрләре алдында торган бурычларның катлаулылыгын һәм җаваплылыгын тулысынча бәяләү кыен. Прокуратураның координацион эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада җинаятьчелек кимүгә таба бара. «Нәтиҗәдә, боларның барысы да төбәкнең икътисадында һәм гражданнарның тормыш сыйфатында чагылыш таба», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм уңышлар теләде.

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков искәрткәнчә, прокуратура оешкан көненнән алып үзенең төп бурычын үти – законнарның үтәлешен тәэмин итә.

Россиянең Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстан прокурорларын видеомөрәҗәгать форматында котлады. Аның сүзләренчә, прокурорларның хезмәте эш вакыты сәгатьләре һәм инструкцияләр белән генә чикләнми – бу еш кына формаль булмаган алымнар, стандартларга туры килмәүче карарлар кабул итүне һәм гражданнарның язмышында шәхсән катнашуны таләп итә торган эш.

Чара кысаларында Татарстан прокуратурасында эшләүчеләр һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы иҗат коллективлары һәм җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100