news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты призына ат чабышларында Рамзан Кадыйров атлары беренче һәм икенче килде

Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры котлады

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. Приз фонды - 3 млн сум. Ярышларда барлыгы 10 ат чабышты.

"Си Коуд" кушаматлы атта мастер-жокей Х. Улубаев беренче килде. Икенче урында - шулай ук Рамзан Кадыйровның аты, "Сирт" кушаматлы атта мастер-жокей А. Альбердиев. Өченче урында - "Год Дрим" аты (хуҗасы - "Тимерхан" спорт комплексы, Татарстан). Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100