Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты призына ат чабышларында «Татнефть» компаниясенең аты беренче килде
Ярышта барлыгы 12 ат чабышты.

Бүген «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына «Татнефть» компаниясенең аты лаек булды. Приз фонды - 3 млн сум.
«Акбузат Стар» кушаматлы атта мастер-жокей Тимур Гафаров беренче килде. Ул 2400 метр ераклыкны 2 минут 38 секунд эчендә әйләнеп чыкты.
«Узган елны бу ат җиденче булып килгән идек. Быел бөтен техниканы дөрес үтәдек. Мин уналты яшьтән бирле атлар янында. Хәзер миңа утыз яшь. Шул вакыт аралыгында аттан егылып төшкәнем булмады. Ходай саклый», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тимур Гафаров
Фото: © Заһидуллина Ралинә
«Без, ниһаять, республиканың төп призына лаек булдык. Бу безнең компания өчен зур шатлык. Атыбыз Акбулатка дүрт яшь. Бик ышанычлы җитез ат. Аллага тапшырып, без аны яхшылап бу көнгә әзерләдек. Җиңүен чиста алды», - диде «Татнефть» компаниясенең ат спорты үсеше буенча кураторы Гыяз Идиятуллин.

Гыяз Идиятуллин
Фото: © Ралинә Заһидуллина
Икенче урында - Султан-Хамит Семёнов аты, «Доминик Стар» кушаматлы атта мастер-жокей Хамзат Улубаев. Өченче урында – «Космик Фронт» аты (хуҗасы – «Волгоград «Ат заводы»)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз