news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурска гаризалар 20 августта кабул ителә башлады һәм 13 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппаратында узачак.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Татарстан Президентының “Гражданлык җәмгыятендә институтлар үсешенә өлеш керткән өчен” премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җиткерә.

Премия социаль юнәлештә эш алып баучы коммерцияле булмаган оешмаларга җәмәгатьчелек таныган эшчәнлек һәм проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр, профессиональ осталык өчен бирелә.

Россия гражданнары Татарстанда гражданлык җәмгыятьләрен үстерүгә күпьеллык шәхсән өлеш керткән өчен премиягә ия булачак.

Конкурска гаризалар 20 августта кабул ителә башлады һәм 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппаратында (Батурин урамы, 7) эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны oprt.tatar сайтында яки 8 (843) 567-80-95, 567-80-99 телефоннары буенча белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot