news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Portavita Голландия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Portavita Россиядә өч ел дәвамында Санкт-Петербургтагы В.А.Алмазов исемендәге Төньяк-Көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәгендә эшли.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Portavita (Нидерланд) Голландия компаниясе җитәкчелеге белән Хөкүмәт йортында очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Portavita компаниясе сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон хезмәт күрсәтү системасын (ICS) тәкъдим итә.

Компания базалары Амстердамда, Нидерландта урнашкан. Portavita җитди авырулар кичергән йөз меңләгән авыруга һәр көнне онлайн режимда читтән торып тернәкләндерү чаралары үткәрү мөмкинлеген бирә.

Очрашу барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикада Portavita белән имзаланган килешү нигезендә башкарыла торган чаралар турында сөйләде.

Бүгенге көндә Portavita компаниясенең программалы тәэмин ителеше Нидерландта, Германиядә, Көньяк Америкада уңышлы эшләп килә. Россиядә өч ел дәвамында Санкт-Петербургтагы В.А.Алмазов исемендәге Төньяк-Көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәгендә эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100