news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Польша химигына Халыкара Арбузов премиясен тапшырды
“Югары технологияләрдән башка, икътисадны инновацион юлга үзгәртеп кормыйча көндәшлеккә сәләтлелекне күтәрү турында уйлап та булмый”, - ди Президент
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казан Кремлендә фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Польша Фәннәр академиясе академигы, профессор Мариан Миколайчикка фосфорорганик химия үсешенә зур өлеш керткән өчен диплом, истәлекле медаль һәм таныклык тапшырды.
Минтимер Шәймиев премия тапшыру тантанасында үз вакытында танылган галимнәр тарафыннан нигез салынган традицияләрнең сакланачагын ассызыклап, Казанда химия фәненең үсешен югары бәяләде. Бу очракта Халыкара Арбузов премиясен тапшыру дәлил булып тора. Польша химия мәктәбе вәкилләре икенче тапкыр лауреат булды.
Татарстан Илбашы сүзләренчә, тормыш үзе фәнне үстерүне таләп итә. “Югары технологияләрдән башка, икътисадны инновацион юлга үзгәртеп кормыйча көндәшлеккә сәләтлелекне күтәрү һәм үсеш турында уйлап та булмый”, - ди Минтимер Шәймиев.
Халыкара Арбузов премиясенең 2009 ел лауреаты турында әйткәндә, Мариан Миколайчик – бөтен тормышын фәнгә багышлаган кеше һәм нәтиҗәдә профессиональ бергәлекнең тануына ия булды, дип ассызыклады ТР Президенты. Минтимер Шәймиев фосфорорганик химия өлкәсендә 50 елга якын эшләгән 72 яшьлек Миколайчикны премиягә ия булуы белән котлады һәм 340 артык фәнни хезмәт авторына уңышлар, сабырлык һәм саулык теләде.
Мариан Миколайчик үз чиратында премия өчен рәхмәт белдерде. Татарстан башкаласында беренче тапкыр узган гасырның 70 елларында булган галим Казанда булган үзгәртеп коруларга соклануын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2