news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар төзелеш һәм архитектура өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, төзелеш өлкәсендә алдынгы инновацион һәм энергияне саклаучы технологияләрне кулланышка кертүдә багланышлар турында сөйләштеләр. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot