Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Питрәч районының “Богородск” яңа газбүлгеч станциясен ачуда катнашты
12 миллиардтан артык суммалык инвестиция проекты 2010 елда старт алды.
(Питрәч, 20 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Ярты ел элек, агымдагы елның апрелендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Богородск” яңа газбүлгеч станциясе нигезенең беренче ташын салды. Ә хәзер аны ачуда катнашты. Питрәч районының Богородск авылыннан ерак түгел һәм Гильдеево поселогында газбүлгеч станциясе төзелеше “Миннебаево-Казан” газүткәргеч реконструкциясе буенча “Газпром” ПАО инвестиция проектының бер өлеше булды. “Богородск” газбүлгеч станциясе безнең төбәктә иң зур станцияләрнең берсе булды, дип яза җирле басма.
12 миллиардтан артык суммалык инвестиция проекты 2010 елда старт алды. Аның максаты – төп узелларны Казаннан читкә чыгару, тулысынча яңарту һәм 1954 елда куллануга тапшырылган “Миннебаев-Казан” магистраль газүткәргеч җитештерүчәнлеген 2,5 тапкырга арттыру.
– Әлеге проектны тормышка ашыру республикага киләчәктә торак төзелешен киңәйтү мөмкинлеге бирә. Газ Гильдеево поселогына килде инде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында сәнәгать предприятиеләрен газ белән тәэмин итүдә проблемалар бар иде. Икътисад, зур инвестиция проектлары үсеше газ белән тәэмин итү проблемасына юлыкты. Түбән Кама, “Алабуга” ОЭС, Иннополис проектларында проблемалар булды, әмма бу проблемалар хәл ителде, – дип искә алды газбүлгеч станцияне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер бездә запас якындагы 50 елга җитәчәк.
Команда буенча оператор станцияне җибәрде һәм тиздән газ Гильдеевога килде.
Газбүлгеч станциянең җитештерүчәнлеге – елына 5,25 миллиард кубометр, реконструкциягә кадәр газүткәргечнең куәте 2,3 миллиард булган. Зәңгәр ягулыкның күп өлеше, 4 миллиард кубометр, казанлылар иҗтыяҗына, газүткәргеч янәшәсендәге территорияләрдә яшәүчеләр иҗтыяҗына юнәлтеләчәк. Калганы, зур запас белән, Түбән Кама сәнәгать узеллары ихтыяҗын тәэмин итәчәк.
Питрәч районының кайбер кешеләре өчен дә станция ачылышы зур шатлык булды.
- Хәзер газүткәргечкә кушылу перспективасы мондый мөмкинлекне күптәннән көткән Гильдеево авылында яшәүчеләрнең күбесендә барлыкка килде. Хәзер биредә кешеләр актив төзелеш алып баралар. Бистәдә инде 370 йорт бар, аларның яртысына газ кертелмәгән. Һәм хәзер инде газга тоташтыруны проектлаштыра башларга мөмкин, - диде район башлыгы Эдуард Дияров. - Бу биредә күп балалы гаиләләргә бүленеп бирелә торган җир участокларын газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барлык инвестицион проектлар да теге яки бу яктан газификация белән бәйле.
- Бу өр-яңа станция, ул тулысынча автоматлаштырылган. Биредә сменалап 4 оператор эшли, алар барлык процессларны да контрольдә тоталар. Шуны ассызыклап үтәсе килә, мондагы барлык җиһазлар да Россиядә җитештерелгән, - дип билгеләп үтте "Казан газпром трансгаз" ҖЧҖнең генераль директоры Рәфкать Кантюков. - Без соңгы елларда мондый объектка мохтаҗ идек. Чөнки Татарстан даими үсеш ала, шул рәвешле, ягулыкка ихтыяҗ үсә. Ә бездә, республикада, газификация йөз процентлы диярлек һәм бу күрсәткечкә без инде ун елдан артык элек ирештек. Сез барыгыз да, газ кулланасыздыр, мөгаен. Шуңа күрә бүгенге вакыйга бик күп кешеләргә кагыла.
Инвестицион проектның икенче этабын гамәлгә ашыру азагында "Казан газпром трансгаз" ҖЧҖ тагын ике газбүлгеч станция төзергә һәм шулай ук бер газбүлгеч станцияне Казанда реконструкцияләргә планлаштыра. "Черниково" һәм "Сокуры" станцияләре газбүлгеч челтәрле булачак. Параллель рәвештә электр үткәргеч линияне (112 км) һәм кабельле элемтә линиясен (91 км диярлек) төзекләндерү эше алып барыла, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз