Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Питрәч районы кырларын карады
Кырлар торышын очкычтан күзәтүен тәмамлагач, Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм инвесторлары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чәчү кампаниясе белән танышу барышында Питрәч районында булды. Аны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Дияров озатып йөрде.
Кырлар торышын очкычтан күзәтүен тәмамлагач, Рөстәм Миңнеханов Пимери авылы янындагы “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ кырында авыл җирлекләре башлыклары һәм инвесторлары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Биредә Эдуард Дияров хәбәр иткәнчә, бүген чәчү эшләре 39 процент дәрәҗәсендә башкарылган, ә сабан ашлыгы 53 процент күләмендә чәчелгән. Районда иртә өлгерүче сабан культураларын чәчүне 9 нчы майга төгәлләргә ниятлиләр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка, минераль ашламалар, ГСМ сатып алу буенча вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен ирештерде һәм торак йортларны, медицина объектларын, мәктәпләрне, авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү, “Чиста су” программалары буенча мәгълүмат җиткерде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм гаилә фермалары үсешенә ярдәмнең әһәмиятен аеруча ассызыклап узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз