news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү бурычын куйды

Татарстан Президенты еллык Юлламасында Россиядәге пенсия реформасы уңаеннан хәл ителәсе мәсьәләләрне атады.

Татарстан Президенты пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү бурычын куйды
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентября, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Россиядә пенсия реформасы үткәрелү сәбәпле, бүген республикада пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларга яңа һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итү, сәламәтлекләрен кайгырту кебек мөһим мәсьәләләрне чишү бурычы тора. Бу хакта Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

Пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның мәнфәгатен яклау өлкәсендә федераль законнар да катгыйланды, диде Президент. “Пенсия яшенә җитеп килгән кешеләрнең эш урынын саклауда эш бирүчеләрнең җаваплылыгы арта, әлеге категориягә тиешле федераль ташламалар саклана, республика да ташламалар турындагы үз законын кабул булачак, бүген Дәүләт Советы әлеге канунны үзенең чираттагы утырышында караячак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot