news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Пекин институтын Казан университеты белән хезмәтәшлек итәргә чакырды

Хәзер Кытай Шэньчжэньда дөньякүләм университетлардан көчле мәгариф кластеры формалаштыра.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда  “Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты" Россия-Кытай уникаль проектын карады. Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгында булды һәм беренче курс студентлары белән аралашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Студентлар Татарстан делегациясенә рус телен белүләрен, А.С.Пушкин һәм М.Җәлил шигырьләрен укып күрсәттеләр. Татарстан Президенты проекның киң колачлы булуына сокланды һәм оештыручыларны Россиянең башка югары уку йортлары, шул исәптә Казан (Идел буе) федераль университеты белән дә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Хәзер Кытай Шэньчжэньда дөньякүләм университетлардан көчле мәгариф кластеры формалаштыра. Шәһәрдә “Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты” уртак университеты төзелеше алып барыла.

Бу халыкара проект Россия-Кытай гуманитар проекты булырга тиеш. Проектның миссиясе – Россия мәгарифенең халыкара белем бирү хезмәте базарында абруен һәм көндәшлелеккә сәләтлеген күтәрү, дөньяда рус телен һәм әдәбиятын этәрү, гуманитар өлкәдә Россия-Кытайн үзара элемтәләрен тирәнәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100