news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: Патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү – дәүләтнең иң мөһим бурычы

«Балаларга һәм яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү – дәүләтнең иң мөһим бурычы. Ватаныбыз иминлеге сагында нәкъ менә киләчәк буыннар торачак», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Бүген ул патриотлык темасына киң тукталды. «Җиңү традицияләрен саклау үсеп килүче буынның патриотик тәрбиясе өчен зур роль уйный. Барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эше шуңа юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу эштә төп рольне «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия үзәкләре, хәрби-патриотик клублары, балалар һәм яшьләр берләшмәләре уйный», - диде Президент.

«Патриотик тәрбия буенча Республика координацион советына бу эшчәнлекнең методик яктан тәэмин ителешен кайгыртырга күрсәтмә бирәм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

«Үз илеңнең патриоты булу: Ватаныңны, туган телеңне ярату; мәдәниятеңне кадерләү; үткәнеңне хөрмәт итү дигән сүз», - дип искәртте республика Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot