news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты парк һәм пляжлар төзегәндә халыкның тавыш бирү мөһимлеген белдерде

Быел Татарстанда 26 парк, 17 пляж, 6 урам, 3 сквер, 3 бульвар һәм 1 мәйданны төзекләндерү планлаштырылган.

Татарстан Президенты парк һәм пляжлар төзегәндә халыкның тавыш бирү мөһимлеген белдерде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парк, пляж һәи ишегаллары кебек җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндергәндә шәһәрдә яшәүчеләр арасында тавыш бирү үткәрергә кирәклеген белдерде. Бу хакта республика лидеры Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Миңнеханов сүзләренчә, тавыш бирү җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндергәндә татарстанлыларның теләк-ихтыяҗларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Республикада җәмәгатьчелек фикер алышулары механизмы эшләнгән, хәзер бу юнәлештә эшне яхшырту зарур. Моннан тыш, Президент җәмәгатьчелек урыннарын сайлау эшләрен системалаштырырга чакырды.

ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республика бюджетыннан “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”га - 2 млрд сум, федераль бюджеттан  - 655 млн 108,9 мең сум бүлеп бирелгән. 57 объектны төзекләндерү планлаштырылган, бу - 26 парк, 17 пляж, 6 урам, 3 сквер, 3 бульвар һәм 1 мәйдан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100