news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан президенты: Олимпиаданы да үткәрә алабыз

Әгәр Россия җитәкчелеге мондый карар кабул итсә, планетаның иң төп спорт уеннарын да кабул итәргә әзербез.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «Sputnik» «Россия сегодня» журналистына биргән интервьюсында Татарстанның зур дәрәҗәдәге ярышларны, шул исәптән Олимпиаданы да үткәрә алуын белдерде.

"Без Олимпия уеннарын үткәрә алабызмы? Әлбәттә! Россия Универсиада, Сочида Олимпиада үткәреп тә үзенең моңа сәләтле икәнен күрсәтте. Карагыз: Россия ничек итеп футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрә! Дөньяда беркем дә Россия кебек эшли алмый", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot