news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Olam International" компаниясе җитәкчеләре белән очрашты

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның "Olam International Ltd" компаниясе өлкән вице-президенты Радж Вардхан һәм компания вице-президенты Сумант Кумар Де белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Сингапурның Olam холдингы дөньяның авыл хуҗалыгы базарындагы иң зур компанияләрнең берсе. Ул 65 илдә эшли. Россиядә Olam Пензаның "Русмолоко" компаниясенең 75 процент акцияләренә ия, шулай ук төрле орлыклар җибәрүче санала, шул исәптән Россия эшкәртүчеләре өчен кофе бөртекләре дә.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Olamның Россия офисы җитәкчеләре белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың авыл хуҗалыгы өчен потенциалы шактый һәм ул әлеге өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксына.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100