news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Нидерландның Россиядәге илчесе белән очраша

Рөстәм Миңнеханов белән Регина Вероника Мария Джонс-Бос очрашуы Мәскәүдә була.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән — Мәскәүдә. Бүген республика лидеры Нидерландның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашырга планлаштырган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

Илче белән очрашу Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе территориясендә була. Бүген анда “Россия һәм дөнья: өстенлекләр сайлау” темасына VIII Гайдар форумы башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot