news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Нидерландның Икътисад министрлыгы вәкиле белән фикер алышты

«Без алга таба да Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Нидерландның Икътисад министрлыгы вәкиле белән фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу High Tech Campus югары технологияләр кампусы мәйданчыгында узды. Анда элегрәк Татарстан Президентына Signify компаниясеннән Казанның бердәм яктырту мохите концепциясен тәкъдим иткән иделәр.

Рөстәм Миңнеханов Югары технологияләр кампусы тудыра торган тәэсирләргә игътибар итте. Ул Нидерланд Корольлегенең Россиядәге илчесе Рене Джонс -Боска илгә чакырганы һәм сәфәрне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. 

Моннан тыш, ул республиканың чит ил бизнесы белән актив хезмәттәшлек итүен һәм төбәктә үз производстволарын ача торган чит ил компанияләренә ярдәм итүен җиткерде. «Без алга таба да Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерергә әзер», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс үз чиратында хезмәттәшлекнең яңа нокталарын эзләү мөһимлеге турында белдерде. Нидерланд Россиянең зурлыгы буенча өченче сәүдә партнеры, ә Татарстан белән инде озак еллар эшли, дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100