news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: Нефть химиясе комплексы – республикабызның үсеш ноктасы

Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән дискуссиядә катнашты.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Бүген «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән панель дискуссиясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенгә нефть химиясе Татарстан икътисадының әйдәүче тармакларының берсе булып кала. Республика территориясендә 16 млн. тонна нефть эшкәртүче ике завод эшли. Якын киләчәктә 6 млн. тонналык тагын бер җитештерү ачарга планлаштырыла.

«Татнефть» компанияләр төркеменең һәм «ТАИФ» компанияләр төркеменең 1999 елдан алып углеводород чималын тирәнтен эшкәртү проектларын гамәлгә ашыруга суммар инвестицияләре 1,3 трлн. сумнан артып китте. Аерым алганда, 5 ел эчендә Татарстанның химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятияләре буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 710 млрд. сум тәшкил итте. «Бу нефть химиясе комплексы – республикабызның үсеш ноктасы икәнлеген күрсәтә. Бездә машина төзелеше дә җитди үстерелә: йөк һәм җиңел автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм суднолар җитештерелә», - диде ТР Президенты.

«Без мономерлардан котылуны һәм күбрәк куллануылучы продукцияне җитештерүгә күчүне бурыч итеп куйдык. „Нижнекамскнефтехим“ мономерларны иң күп җитештерүче иде. Бүген компания каучук линиясенең бөтен гаммасын киңәйтте. Моннан тыш, „Нижнекамскнефтехим“ – полистирол, полиэтилен, АБС-пластиканың иң эре җитештерүчесе. Безнең „Казаноргсинтез“ түбән һәм югары басымлы полиэтиленны, поликарбонатны һәм башка продукцияне гаять күп җитештерә», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың нефть химиясе өлкәсендә яңа инвестицион программаларны гамәлгә ашыру планы бар. «Без бу юнәлештә Россия Финанс министрлыгы белән эшлибез, чөнки эре инвестпрограммалар инфраструктур ярдәм таләп итә. Бу эре проектлар тиешле ярдәмне алырлар дип ышанам», - диде Татарстан Президенты 

news_right_1
news_right_2
news_bot