news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Мумбайда «Ларсен энд Тубро» компаниясендә булды

«Ларсен энд Тубро» - инфраструктура һәм судно төзелеше өлкәсендә иң эре компанияләрнең берсе

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбайда (Һиндстан) «Ларсен энд Тубро» компаниясе офисында булды.

Компания инфраструктура (аэропорт, диңгез портлары, тимер юл инфраструктуралары һ.б. төзелеше) һәм судно төзелеше (гражданнар һәм хәрби судно төзелеше) өлкәсендә иң эре производстволарның берсе санала.

"Larsen and Toubro"  җитәкчелеге вәкиле җылылык һәм гидроэлектрстанцияләре, пар турбиналары, бораулау корылмалары һәм платформалар эшләү һәм җитештерү кебек юнәлешләрне презентацияләде. Компания шулай ук нефть химиясе тармагы өчен махсус җиһазлар җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов "Larsen and Toubro"  җитәкчелеге белән очрашуда төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде. Ул Татарстанда гамәлгә куела торган нефть химиясе өлкәсендәге төзелеш турында сөйләде. “Без сезнең мөмкинлекләр турында күбрәк белергә һәм озак вакытлы партнерлыкка әзер”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, хезмәттәшлек итү өчен берничә юнәлеш бар: алар - авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплекс төзелеше («ТАИФ-НК»), этилен комплексы төзелеше.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар "Larsen and Toubro" компаниясенең җитештерү цехларын да карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot