Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты: Модернизация Казан ТЭЦында нәтиҗәлелекне арттырды
Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның 2нче ТЭЦында булды.
(Казан, 15 март, “Татар-информ, Рөстәм Килсинбаев). Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның икенче ТЭЦында булды һәм предприятие хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде.
Казанның икенче ТЭЦы модернизациядән соң нәтиҗәлелеген арттырды. Шулай да эшләп бетерәсе эшләр бар әле. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.
“Алга таба эшләп бетерү өчен берничә мәсьәлә бар. Бу резерв ягулыгы турында, күмер ягу хуҗалыкка файдалы түгел”, - диде республика лидеры.
“2017 ел саннары нәтиҗәлелекне, керемне күрсәтә. Башка күрсәткечләр, бер киловатт энергиягә шартлыча тотылган ягулык, башкаланы, башка шәһәрләрне җылылык белән тәэмин итү – болар бар да сезнең тарафтан системалы рәвештә алып барыла”, - дип өстәде ул.
Предприятие хезмәткәрләренең берсе Президентка күмерне газ ягулыгы белән алыштыру турында сорау бирде. “Казанның икенче ТЭЦы бар яклап торак йортлар белән әйләндереп алынган. Экологик вазгыятьне яхшырту һәм икътисади нәтиҗәлелекне арттыру максатыннан безнең станциягә резерв газүткәргеч проекты булдыру кирәк”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны “Казан Газпром трансгаз” компаниясе генераль директоры Рәфкать Кантюковка юллады.

“Бүгенге көндә безнең тагын 700 млн кубометрга арттыру мөмкинлеге бар, - диде Кантюков. – Без Минебай — Казан газүткәргеченең беренче өлешенә реконструкция ясадык. Узган ел “Богородское” АГРС ын җибәрдек. Быел “Черниково” ГРСын төгәлләргә җыенабыз”, - диде ул.
Киләчәктә магистраль газүткәргеч булдырылгач, газ бирүне арттыру мөмкинлеге бар, тик аның өчен тагын 10 километр сузасы һәм тагын бер ГРС төзисе була. “2017 елда сез 638 млн кубометр газ кулландыгыз, хәзер тагын шуның кадәр куллана аласыз”, - дип фикерләре белән бүлеште ул.
Завод хезмәткәрләрен транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләсе дә борчый. Аларның күбесе “Салават Күпере” микрорайонында яши.
Очрашуда катнашкан Казан мэры Илсур Метшин бүгенге көндә әлеге мәсьәләнең ничек чишеләчәген сөйләде. Президент кушуы буенча юл эшләре планына быел 5,5 млрд сум акча бүленгән. Шуның шактый өлеше “Салават Күпере” микрорайонын транспорт белән тәэмин итүгә каралган.
“Без Горьки шоссесыннан әйләнеш юл ясыйбыз, Тэц урамын киңәйтәбез, аннан өстәмә автобуслар йөриячәк, сигез тукталыш павильоны була, тиешле инфраструктура эшләнә”, - диде Казан мэры.
“Киләчәктә дублер-юл төзеләчәк. Җәен үк сез җиңеллек сизәрсез”, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов завод хезмәткәрләренең башка сорауларына да җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз