news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты митрополит Феофан адресына котлау телеграммасы юллады

Котлауга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров та кушылды.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга, 70 яшьлеге белән котлап, телеграмма юллады. Исегезгә төшерәбез, митрополит юбилеен 21 май көнне билгеләп үтте.

"Сезнең җилкәләр артында Рус Православие чиркәвенә, халкыгызга күпьеллык хезмәт итү тора. Бу еллар күп кенә файдалы изге эшләр, православие гыйбәдәтханәләрен торгызу белән бәйле. Сез шулай ук традицион әхлакый һәм рухи нигезләрне яклап сөйләгән чыгышларыгызда сүзгә оста булуыгызны күрсәттегез, лаеклы рәвештә үзегезне белүчеләр арасында зур хөрмәт казандыгыз", – диелә республика лидерының котлавында.

Татарстан Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров та митрополитка котлау юлламасы җибәрде.

"Кырык елдан артык дингә хезмәт итеп, Рус Православие Чиркәвенең абруен үстерүдә күп эш башкардыгыз, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның социаль партнерлыкны үстерүенә үз мөһим өлешегезне керттегез, башка конфессия вәкилләре белән конструктив хезмәттәшлек алып барасыз. Сезнең эшегез өзлексез  хезмәт үрнәге булып тора һәм тарафдарларыгызның тирән хөрмәтен казана", – диелә котлау телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов һәм Әсгать Сәфәров, шулай ук митрополит Феофанга православие җәмәгатьчелеген кайгыртуга юнәлдерелгән уңышлы эшчәнлек, күңел көрлеге һәм киләчәктә кичекмәс көч теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100