news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Санкт-Петербургка визиты уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Санкт-Петербургка визиты уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелде

(Санкт-Петербург, 24 май, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең 27 майда Санкт-Петербургка булачак визиты уңаеннан, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә җирле гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрелде. Татарстан Президенты Санкт-Петербургның туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында катнашачак.

“Инжстрой Санкт-петербург” эре төзелеш фирмасын җитәкләүче Шамил Измаил улы Акбулатов, Санкт-Петербургның Казанда алып барган төзү эшләре турында сөйләде. Шуларның берсе – петербурглыларның Казанда Санкт-Петербург урамын үз көчләре белән проектлаштыру һәм төзү эше. Бу урамда сугыш елларында Казан үзенә сыендырган Ленинград камалышы кешеләренә һәйкәл куелачак. Һәйкәл ротонда, ягъни гөмбәзле һәм колонналы кечкенә түгәрәк бина рәвешендә төзеләчәк. Аны әзерләү һәм төзү чыгымнарын Ш.Акбулатов үз өстенә алган. Бер уңайдан шуны да әйтеп үтик, Ш.Акбулатов Санкт-Петербург вице-губернаторы Александр Вахмистров белән бергә бүген, Петербург төзүчеләре башкарасы эшләрне контрольгә алу максатыннан, Казанга килде.

Матбугат конференциясендәге бик күп сораулар шулай ук “Нур-Свет” газетасының 100 еллыгына багышланган иде. Алар буенча җавапны газетаның баш мөхәррире Ринат Мәһдиев бирде. Журналистларга “Нур-Свет”ның әле генә басылып чыккан юбилей саннары таратылды.

Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Наил Кикичев Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда төньяк башкала татар җәмгыятьләренең катнашуына, шулай ук сугыш һәм Ленинград камалышы ветераннары өчен хәйрия ашлары үткәрүләре турында сөйләде. Казан юбилеена мәдәният өлкәсендә әзерләнгән бүләкләрдән Ш.Акбулатов Мариин театры солисткасы, Россиянең атказанган артисткасы Суфия Ялышева һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин башкаруындагы татар һәм рус романсларыннан торган компакт-дискны һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшевнең “Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында” исемле китабын атады.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100