news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт–Петербургка эш сәфәре кыла
Смольный Cараенда Минтимер Шәймиев Санкт–Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашачак
Скопировать ссылку
(Санкт–Петербург, 4 июнь, “Татар–информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт–Петербургка эш сәфәре кыла.
Бүген республика башлыгы Төньяк башкалага килде. Хөрмәтле кунакны Санкт–Петербург вице–губернаторы Александр Вахмистров, Татарстан Республикасының Санкт–Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Шамил Акбулатов, “Санкт–Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев, татар милли–мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, шәһәрнең Адмиралтейски районы башлыгы Александр Любимов каршы алды.
Бүген Смольный Cараенда Минтимер Шәймиев Санкт–Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Санкт–Петербург арасында сәүдә–икътисади, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелыр дип көтелә.
Татарстан башлыгы бүген Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе белән дә танышачак.
Иртәгә Минтимер Шәймиев ХIII Санкт–Петербург Халыкара икътисади форумын ачу тантанасында һәм “Глобаль икътисади кризис: тәүге сабаклар һәм киләчәккә караш” дип исемләнгән пленар утырышта катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot