news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм БДТРК гендиректоры Олег Добродеев Россиядә эре радиотелевизион комплекс төзү турында карар кабул итте

^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм БДТРК гендиректоры Олег Добродеев Россиядә эре радиотелевизион комплекс төзү турында карар кабул итте

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радио компаниясе (БДТРК) генераль директоры Олег Добродеев очрашуында БДТРКның Татарстан филиалы базасында Россия масштаблары буенча иң заманча радиотелевизион комплекс ачу турында килешү төзелде.

Казан Кремлендә очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев һәм Олег Добродеев Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье соборында булды. Республика башлыгы БДТРК генераль директорына Казанның 1000 еллыгына багышланган чараларны яктыртуны, аның сүзләренчә, искиткеч оештыру өчен рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев фикеренчә, бәйрәм тантаналарына әзерлек һәм бәйрәм чаралары үзләре “яхшы итеп һәм объектив яктыртылды”. Республика БДТРКның Татарстан филиалы эше сыйфатын яхшырту өчен аңа ярдәм итәчәк, дип белдерде республика башлыгы.

Олег Добродеев сүзләренчә, Татарстан һәм БДТРК вәкилләренең уртак эше нәтиҗәсе – Казанның юбилеен россиялеләрдән тыш, бөтен дөнья күрә алды. “Безнең “РТР-планета” тарату системасы тантаналарны бөтен җирдә һич арттырмыйча карарга мөмкинлек бирде. Безгә хәзер дә бәяләмәләр килә, - ди БДТРК җитәкчесе. – Безнең өчен иң мөһиме Казанның чын бәйрәме картинасын бозмыйча күрсәтү иде”. Ул шулай ук Казандагы үзгәрешләр нык тәэсир ясавын билгеләп үтте. "Бу кыска вакытта барысы да үзгәрә алу турында иң ачык үрнәкләрнең берсе," - диде Олег Добродеев. "Мин һәм минем хезмәттәшләрем Казанны танымадык, бу зур төзелешкә кенә бәйле түгел. Кешеләрнең күңеле дә үзгәргән, бу иң мөһиме, без шуның өчен эшлибез дә", - диде ул.

Олег Добродеев журналистларга Татарстан Президенты белән очрашуда Казандагы БДТРК филиалы үсешенә акча күчерү турындагы карар кабул ителүе, бу компания өчен беренче чираттагы проект булачагы турында хәбәр итте. Быел ук беренче җитди кертемнәр булачак. "Бу БДТРК һәм республика ярдәме дә булачак. Бер елдан без Мәскәүнеке булмаган заманча радиотелевизион комплекслар ачуда катнашачакбыз," - диде БДТРКның генераль директоры.

Очрашу вакытында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев БДТРК җитәкчесе Олег Добродеевка һәм БДТРКның генераль директоры урынбасары Алексей Малининга "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләрен тапшырды.

Очрашуда ТР "Татмедиа" Массакүләм коммуникацияләр агентлыгының генераль директоры Марат Моратов, "Татарстан" ДТРК рәисе Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot