Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ “ЕЛ ХӘЙРИЯЧЕЛӘРЕН” БҮЛӘКЛӘДЕ
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ “ЕЛ ХӘЙРИЯЧЕЛӘРЕН” БҮЛӘКЛӘДЕ
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Ел хәйриячесе” республика конкурсының тәүге җиңүчеләрен бүләкләде.
Билгеле булганча, ТР Президенты Указы нигезендә 2007 ел - Татарстанда Хәйрия елы буларак узып бара. Шул уңайдан быел республикада Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет та оештырылган иде, аны Минтимер Шәймиев үзе җитәкләде. Әлеге совет катнашында ел дәвамында Татарстанда хәйриячелек традицияләрен танытуга юнәлдерелгән күп төрле хәйрия акцияләре үтте. Дәүләт учреждениеләре, эре һәм урта эшмәкәрлек, иҗтимагый оешмалар, киң катлам җәмәгатьчелек вәкилләре бергәләп, төрле сәбәпләр аркасында бу тормышта социаль яклаусыз калган ватандашларына ярдәм кулы сузды.
Хәйрия эшчәнлеген җәелдерү максатыннан Хәйрия советы белән ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан быел “Ел хәйриячесе-2007” республика конкурсы игълан ителгән иде. Бүген анда җиңүчеләрне билгеләү белән Хәйрия елына беренчел нәтиҗәләр ясала дияргә була. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексына җыелган хәйриячеләргә иң беренче булып рәхмәт сүзләрен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе җиткерде. Аннан соң сүз республиканың башка дәрәҗәле рәсми затларына – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевага бирелде.
“Хәйрия елында без, иң мөһиме, мәрхәмәтлелек хәрәкәтенә бик күп кешеләрне җәлеп итә алдык. Бүген безнең күз алдыбызда җәмгыятьтә хәйриячелеккә карата уңай караш формалаша, изге эшләр көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелә бара. Быел кемнәрдер мохтаҗ кешеләргә матди ярдәм күрсәтте, кемнәрдер бүләкләр тапшырды, ә кемнәрдер җылы сүзе белән ярдәмгә килде. Хәйрия елы нәтиҗәләре без көткәннән уңышлырак, нәтиҗәлерәк булып чыкты. Быелгы хәйрия хәрәкәтенә кушылып игелек кылган һәр кешегә олы рәхмәтләребезне белдерәсем килә”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.
Билгеле булганча, быел социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен хәйриячеләрдән барлыгы 3 миллиард 30 миллион сум акча җыелды. Әйтергә кирәк, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының blagort.ru сайтына кешеләрдән ярдәм сорап, ел дәвамында 300гә якын мөрәҗәгать килгән. Аларның 200гә якыны уңай якка хәл ителгән инде, 89-ы - ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә урын алган.
Татарстан Президенты республика күләмендә оештырылган зур хәйрия акцияләренең күркәм нәтиҗәләрен телгә алды. “Татарстанда инвалидларны кресло-арбалар белән тәэмин итү максатыннан “Бергәләп - тигез хокукка” дип аталган акция барышында еллар буенча арбаларга чират торган авыруларга ярдәм күрсәтелде. Бу эшкә депутатлар, министрлар, муниципаль район башлыклары, предприятие җитәкчеләре үзләренең шәхси акчаларын сарыф итте. Гади халык та аларга кушылырга ашыкты - әллә никадәр хезмәт коллективлары бер көнлек эш хакларын акциянең махсус счетына күчерде.
Авыру балаларга ярдәм итү өчен “Балага ярдәм ит” акциясе беркемне битараф калдырмады. Алар өчен барлыгы 8 миллион сум акча җыелды. Нәтиҗәдә, бронхиаль астма, инсулинга мохтаҗ шикәр чире белән авыручы балаларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларга ярдәм күрсәтелде.
Казанда үткәрелгән Республика хәйрия балы – быел истә калырлык вакыйгаларның берсе. Билгеле булганча, аны Рәфкать Кантюков җитәкчелегендәге “Таттрансгаз” ААҖ оештырды. Анда җыелган 8 миллион сум акча шулай ук балаларга тотылды. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр дип ышанам. 2008 елның Хәйрия балын үткәрергә, Республиканың Хәйрия эшчәнлеге буенча советы әгъзасы, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә йөкләнәчәк”, - дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев.
“Без бүген дә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясен уздырганга шатланып туя алмыйбыз. Ул вакытта халык 7,5 миллион сум акча җыйды һәм 7,5 мең балага матур итеп 1 сыйныфка барырга мөмкинлек бирде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Якыннарыбызны һәм иң кадерлеләребезне тәбрик итик”, “Изге йөрәк” һәм “Мәрхәмәтлелек” экспрессы” кебек зур акцияләр үткәрелүен хәтерлибез. Ул вакытта 1,7 миллион сум акча туплап, 70 яшьтән узган ялгыз өлкән затларга 2863 тонометр тапшырылды.
Әйтергә кирәк, быел муниципаль берәмлекләр хәйриячелек мәсьәләләрен иҗади хәл итте. Башкалада әле дә “Казан – мәрхәмәтле гамәлләр шәһәре” программасы уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Һәр район һәм шәһәрдә хәйрия марафоннары, төре хәйрия ашлары, концерт, изге эшләр эстафеталары үткәрелде. Алга таба да алар күркәм традициягә әверелер дип ышанам. Мәсәлән, Чаллы таксистлары инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә бушка хезмәт күрсәтте, ә Лениногорскида аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга спорт киемнәре бүләк ителде. Алабуга, Зәйдә сәламәтлек саклау учрежденияләре хезмәткәрләре концертлар куеп, начар ишетүче балаларга китаплар, картларга медицина аппаратлары сатып алып бирде. Мондый мисалларны күп китерергә була”, - дип сөйләде Татарстан Президенты.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә: “Быелгы хәйрия хәрәкәтендә, гадәттәгечә, дини оешмаларның да өлеше зур булды. Дин һәм милләтара дуслык үрнәге белән Чирмешән районы сокландырды. Андагы инде күптәннән төзелә торган барган православие чиркәвенә бөтен халык җыелып ярдәмгә килде. Соңыннан ачыкланганча, акциядә бигрәк тә мөселман кардәшләр күбрәк катнашкан.
Ярдәмне акча белән генә күрсәтергә кирәк дигән таләп юк. Кеше күңелен җылы сүз, киңәш, игелекле эш белән дә күреп була. Авыру күршеңнең, карт әбинең хәлен белеп кайтырга, йортың янындагы пакрны, чишмәләрне чистартырга һәркайсыбыз кулыннан килә...
Соңгы елларда тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр олы мәрхәмәтлелек үрнәген күрсәтә. Ятим балалар – җәмгыятебезнең аеруча авыр күренеше. Быел республикада 1654 гаилә тәрбиягә бала алырга теләк белдергән, моннан 5 ел элек алар әле 17 генә иде. Лениногорскидагы Светлана ханым Рыбакова алдында баш иясем килә. Ул шушы елларда 21 ятим баланы карап үстерде. Алар әле дә аңа яратып: “Әни”, - диеп эндәшә.
Соңгы ике елда без Татарстанда 4 балалар йортын яба алдык. Инде алга таба да ятимнәрнең тормышын җайлауны кайгыртачакбыз, ятим балаларны дәүләт уку йортларының бюджет бүлекләренә укырга кертәчәкбез, фатир белән тәэмин итү мәсьәләләрен чишәчәкбез. Өстәвенә, безнең бу өлкәдә уңай тәҗрибәбез дә бар. Әйтик, Әлмәт дәүләт нефть институтында ата-ана каравыннан мәхрүм калган 21 студент белем ала. “Татнефть” ел дәвамында аларның һәркайсына ашарга, киенергә 90 мең сум акча бүлеп бирә. Быел җәй яшьләр предприятиенең үзендә эшләп караган. Димәк, алар киләчәктә эш урыннары белән дә тәэмин ителәчәгенә өмет бар”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Бүген бу залда күп кенә җитәкчеләр, эшкуарлар, хәйрия фондлары вәкилләре, пенсионерлар, журналистлар, мәктәп укучылары, гап-гади хезмәткәрләр бергә җыйналган. Безнең уртаклык шунда – барыбызны да изге эшләр берләштерә. Игелекләр кылу - сезнең тормыш мәгънәсенә әйләнгән. Мондый олы йөрәкле кешеләребез булу белән без бәхетле. Без сезнең өчен махсус истәлек – “Ел хәйриячесе” дигән билге һәм диплом булдырдык. Сезнең яхшылык – ул тиңсез, чиксез гамәл, аны берни белән дә үлчәп булмый. Бөтен халкыбыз исеменән зур рәхмәт сезгә, - диде Татарстан Президенты. - Хәйрия елы тәмамланып килә, ләкин игелекле эшләр дәвам итәчәк. Хәйрия елы безнең күңелләрдә мәрхәмәтлелек хисләрен яңартты, яхшылык эшләү теләген уятты, яңа идеяләр барлыкка китерде. Болар барысы да безгә киләсе елда – Россиядә игълан ителгән Гаилә елында да кирәк булачак. Гаилә елын да шушылай бергәләп, матур итеп уздыра алуыбызга шигем юк минем”, - дип чыгышын тәмамлады Минтимер Шәймиев.
“Ел хәйриячесе-2007” республика конкурсында катнашырга теләп, быел республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 230га якын гариза килгән. Конкурс үзе 7 номинациядә үтте, алар - “Эре һәм урта предприятиеләр” (бу номинациядә катнашучылар социаль өлкәгә 2 миллиард 833 миллион 594 мең сум акча тоткан), “Кече эшмәкәрлек предприятиеләре” (140 миллион 484 мең сум), “Шәхси эшмәкәрләр” (7 миллион 777 мең сум), “Коммерцияле булмаган оешмалар” (3 миллион 605 мең сум), “Физик затлар” (9 миллион 373 мең сум), “Хәйрия фондлары” (33 миллион 504 мең сум), “Гаммәви мәгълүмат чаралары” (1 миллион 700 мең сум).
Конкурс комиссиясе ике утырыш үткәргәннән соң, 77 җиңүчене билгеләде. 2007 елның “Ел хәйриячесе” исеменә республиканың 30 муниципаль берәмлеге вәкилләре лаек булды. Аларның иң күбесе, ягъни 33-е - Казаннан, 5-се - Түбән Камадан, Әлмәт белән Чаллыдан - 4-шәр, Алабуга, Яшел Үзән, Азнакай, Лениногорскийдан - 2-шәр җиңүче чыкты. Дәрәҗәле исем Мәскәүдән дә ике оешмага тапшырылды, алар – “МТС” ААҖ (вице-президент, “МТС Россия” директоры – Михаил Шамолин) һәм Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды (Попечительләр советы рәисе - Евгений Примаков).
Минтимер Шәймиев үз чиратында “Физик затлар” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Истәлекле медальләр һәм дипломнарга лаек булган 15тән артык кеше арасында Казанның мактаулы гражданы, пенсионер, меценат Әсхәт Галимҗанов, “Таттрансгаз” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, “Бәхетле” компаниясе генераль директоры Мөслимә Латыйпова, Казаннан донор Светлана Әхмәдуллина, Нурлат муниципаль районы Советы рәисе Фатыйх Сибагатуллин, Казанның “Эбиволь” ЯАҖ директоры Татьяна Забегина, гаиләләренә тәрбиягә 5 бала алган азнакайлы Рушания һәм Әзһәм Галиевләр бар иде.
“Эре һәм урта предприятиеләр”ләргә дипломнарны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу номинациядә барлыгы 31 ширкатьнең хәйрия эшчәнлеге югары бәя алды. Алар - “Татэнерго”, “Татнефть”, “Казан органик синтез”, “Түбән Кама нефть химиясе”, “Восток” Чистай сәгать заводы”, “Казан-Компрессормаш” ААҖ һ.б. Сәхнәгә аларның җитәкчеләре чакырылды.
“Хәйрия фондлары” һәм “Коммерцияле булмаган оешмалар” номинацияләрендә җиңгән “Ел хәйриячеләрен” ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Дипломнарга “ТИСБИ” Идарә академиясе, “Мы...” ТР Яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, Казанның “Экстрим фактор” коммерцияле булган хезмәттәшлеге, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстанның Мөселман хатын-кызлары берлеге кебек барлыгы 7 ширкать һәм шулай ук Казандагы “Болгар”, “Альпари”, “Анастасия”, “Мехеевъ” кебек барлыгы 8 хәйрия фонды ия булды.
Тантана музыкаль чыгышлар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә кунаклар өчен Казан хореография училищесы студентлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Айгөл” вокаль ансамбле белән инвалид арбасында утырган яшүсмер Максим Сарапкин чыгыш ясады. “Джем” ирләр триосы белән “Поющие руки” дип аталган начар ишетүчеләр өчен “җыр” ансамбле дуэт башкарды, күзләре күрмәүче Аделия Фәйзуллина бүген тәүге тапкыр тамашачылар алдында Татарстанның “Яңа музыка” оркестры белән Рөстәм Яхинның “Эх, чибәрем” җырын башкарды. Хәйриячеләр бүләк иткән баянда музыкант Нияз Мусин “Кызыл миләш, кара миләш” җырын башкарган Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновка уйнады.
Шәхси һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренә истәлекле медаль һәм дипломнарны ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов тапшырды. Шулай итеп, “Кече эшмәкәрлек предприятиеләре” номинациясендә 10 предприятие (Анатолий Ливада җитәкчелегендәге Казанның “Фон” ҖЧҖ, Фирдәүс Нәбиуллин җитәкчелегендәге “Кама Тамагы” агрофирмасы ҖЧҖ, Алексеевскидан Алексей Демидовның “Керамика-маркет” ҖЧҖ, Ясәви Гәрәев җитәкләгән “Кукморстройсервис” ААҖ һ.б.), “Шәхси эшмәкәрләр” номинациясендә 9 җиңүче аталды (алар - Әлмәттән Ринат Мансуров, Түбән Камадан Рәфис Мостафин, Яшел Үзәннән Әнвәр Миңнуллин, Минзәләдән Фаил Сабиров, Казаннан Рамил Закиров, Азнакайдан Эрнст Шәйхетдинов һ.б.).
Гаммәви мәгълүмат чараларын ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева котлады. “Ел хәйриячесе-2007” дипломына “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Татарстан” ДТРК, “Казан” ТРК, “Татарстан - Яңа гасыр” ТРК, “Чаллы-TV” ТРК һәм республиканың Түбән Кама телерадиокомпаниясе лаек булды.
Бәйрәм тантанасы Россиянең танылган эстрада җырчысы Лариса Долина чыгышы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз