news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Миланда Mediaset телеүзәгенең тәэмин ителешен уңай бәяләде

Mediaset – Европада икенче, Италиядә – беренче иң эре хосусый телевизион корпорация дип санала.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда Mеdiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Mediaset – хосусый Италия медиа- һәм телекоммуникация компаниясе. Телевидение, кино, мультимедиа һәм реклама җитештерү һәм дистрибуция өлкәләрендә эшли. Компаниягә 1987 елда Сильвио Берлуксони тарафыннан нигез салынган.

Хәзерге вакытта Mediaset компанисенең унбер түләүсез телеканалы һәм 20 түләүле телеканалы бар.

Mediaset – Европада икенче, Италиядә – беренче иң эре хосусый телевизион корпорация дип санала.

Рөстәм Миңнеханов өчен Mediaset телеүзәге буйлап экскурсия оештырылды, аның барышында ул офис бүлмәләрендә, телестудиядә һәм башка җитештерү бүлмәләрендә булды.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук тикшеренүләр музеен күрсәттеләр – монда җинаять эшләре кузгатылган телетапшырулар буенча материаллар җыелган.

Татарстан Президенты Mediaset телеүзәгенең һәм аның телестудияләренең җайланмалар белән тәэмин ителешен уңай бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100