Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты медицина симуляторлары һәм робот төзүчеләрнең эшенә бәя бирде
Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компаниясенең җитештерү куәтләре белән танышты.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Егор Никитин). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Эйдос» компаниясе җитештерү куәтләре белән танышты. Әлеге компания медицина симуляторлары һәм роботлар төзү белән шөгыльләнә. Компания вәкилләре керемнең үсеше һәм продукция сатудагы уңышлары турында хисап тотты.
«Безнең хезмәткәрләрнең уртача яше - нибары 32 яшь. Шул ук вакытта, предприятиенең табышы 16,5 миллион доллар тәшкил итә», - диде алар.

Компания вәкилләре сүзләренчә, инновацион предприятие табышының сизелерлек өлеше (4 миллион доллар) экспортка туры килә. Казан компаниясенең партнерлары бөтен дөнья буйлап таралган. Президент алардан медицина симуляторларының «эчлеге» кайда җитештерелүе белән кызыксынды. Электрониканың күп өлеше үзебездә эшләнә икән.
Аннары Рөстәм Миңнехановка предприятиенең җитештерү һәм җыю цехларын күрсәттеләр, шулай ук компаниянең робот техникасы бүлеге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Анда ТР лидерына 6 күчәрле сәнәгать роботы үрнәген күрсәттеләр.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективы белән аралашты һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз