Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Марта Зәйнуллинаны Паралимпиадада уңышлы чыгышы белән котлады
Чаңгычы Марта Зәйнуллина Пхенчханда көмеш һәм бронза медальләр яулады.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинага котлау телеграммасы юллады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чаңгычы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулады.
"Сезнең ихтыяр көчегез, җиңүгә омтылышыгыз, спортта гаять зур осталыгыгыз тирән ихтирамга лаек. Бу – максатка омтылучанлыкның һәм хезмәт сөючәнлекнең илһамландырырлык үрнәге, һәм болар барысы да киләчәктә Сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итәр, дип ышанам. Сезнең әзерлеккә күп көч, энергия түккән, тырышлык куйган тренерларыгыз Фәридә Идрис кызы Сафиуллинага һәм Ирина Васильевна Поляковага рәхмәтләремне җиткерәм", диелгән котлау текстында.
Рөстәм Миңнеханов спортчы белән бөтен Татарстан халкы горурлануын, соклануын, яңа зур җиңүләр, күңел күтәренкелеге, бәхет теләвен җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз