news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Мәктәптә форма кирәк, балалар бер-берсеннән аерылырга тиеш түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәптә форманың әһәмиятен билгеләп узды. Бу хакта ул журналистларга йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

Мәктәптә форма турындагы сорау белән видеоэлемтә аша Казанның 18 нче татар гимназиясе укучылары мөрәҗәгать итте.

«Без укыганда да форма бар иде, гади, уңайлы иде, яратып кия идек. Форма, әлбәттә, кирәк. Балалар аерылырга тиеш түгел, бөтенесе бертигез булырга тиеш. Кемдер кыйммәтле кием киеп барырга тиеш түгел. Күп мәктәпләрдә матур формалар хәзер. Форманы булдыру кирәк, аның белән йөрү дөрес дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул гимназия укучыларына укуларында уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100