news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул парламентка еллык Юлламасында сөйләде.

«Халыкны борчыган сорауларның берсе – белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләсе. Ижевск мәктәбендәге күптән түгел булган фаҗига татарстанлылар күңелендә авыр тәэсир калдырды. Матди-техник тәэминат һәм физик каравыл буенча барлык кирәкле күрсәтмәләр бирелде. Муниципаль берәмлек башлыкларына бу сорауны аерым контрольдә тоту зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot